2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Кама Тамагы муниципаль районы администрациясендә кабул итү түбәндәге адрес буенча уздырылачак: Кама Тамагы штп, Калинин ур., 31 йорт.
Муниципаль район хакимияте компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:
1. Муниципаль районның икътисадый үсеше мәсьәләләре;
2. Җирле әһәмияттәге мәгариф-мәдәни һәм социаль мәсьәләләр;
3. Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен оештыру һәм координацияләү.
Кабул итүгә алдан язылу 8(843)-77 2-14-51 телефоны буенча башкарыла. (Алдан язылу мәҗбүри түгел).