Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә продукцияне экспортлауда ярдәм итәргә әзер

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

22 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлаучы потенциаль җитештерүчеләр белән очрашты. Фикер алышуны ачып, Наил Залаков: "Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы АПК продукциясен экспортлауны үстерүгә юнәлдерелгән. АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы продукциясен экспортлауны 2024 елга 360 млн.долларга кадәр арттыруны күздә тоткан максатчан күрсәткечләр расланды. Бүген без үз продукциябезне экспортка чыгаруда кызыксынган җитештерүчеләрне җыйдык һәм бу эштә ярдәм итәргә әзер".

Мамадыш районыннан «Азбука сыра» компаниясе вәкиле хәзерге вакытта Кытай базарларына чыгу өчен аккредитация уза, дип сөйләде һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырыла торган күргәзмәләрдә катнашырга теләк белдерде.

Кытай партнерлары белән сөйләшүләр алып баруда Россельхозбанк ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. Банк вәкиле Кытайда банкның филиалы бар, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә отышлы шартларда сөйләшүләр алып барырга һәм контрактлар алуда түләүсез ярдәм итәргә әзер, бу юнәлештә эш тәҗрибәсе бар, дип сөйләде.

«Казан тегермәне» ҖЧҖ республика агросәнәгать инвестицияләр һәм новацияләр үзәге белән берлектә Экспорт мәсьәләсе эшләнүен хәбәр итте, һәм агымдагы елның декабрендә Татарстан онының беренче партиясе Кытайга китәчәк.

Шулай ук «Агросила» АҖ һәм «Залесный» Агрофирмасы» ҖЧҖ компанияләре вәкилләре дә үз планнары турында сөйләделәр.

Чара ахырында Наил Залаков Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының продукцияне экспортлауга юнәлдерелгән компанияләргә ярдәм итәргә әзер булуын искәртте, шулай ук ташламалы кредит бирүне дә кертеп, ярдәм итү чаралары турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлегендә (843)221-76-23 телефоны буенча авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре-экспортерлары өчен дәүләт ярдәме чаралары буенча киңәшләшергә мөмкин.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International