25 ноябрьдә Кама Тамагы район мәдәният йортында мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу узды. Чараның максаты - укучыларның АПКның яшь белгечләренә гамәлдәге ярдәм чаралары турында хәбәрдарлыгын арттыру, гомуми белем бирү мәктәпләрен тәмамлаучыларны аграр һөнәри белем бирү учреждениеләренә җәлеп итү. Чарада муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, КГАУ кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре, Казан дәүләт аграр университеты доценты Фәссахова Гүзәл Рәфкать кызы, КГАВМ авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологиясе кафедрасы мөдире, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе профессоры Гайнуллина Мөнирә Кәбир кызы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Вәлиев Илфат Илдар улы; мәгариф бүлеге җитәкчесе Гыймадиева Елена Александровна, РДВБ җитәкчесе Шакиров Руслан Ришат улы, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, район мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары, УСХиП белгечләре катнашты.
Муниципаль район башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов үзенең чыгышында мәгълүматлаштыру гасыры карарларның тиз кабул ителүе белән характерлануын билгеләп үтте. Күп нәрсә яшь буынга бәйле, шул исәптән район язмышы да. Ул мәктәп тәмамлаучыларны язмышларын район белән бәйләргә чакырды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Вәлиев Илфат Илдар улы авылда белгечләрне җәлеп итү һәм беркетү буенча дәүләт ярдәме чаралары белән таныштырды: югары уку йортларын тәмамлаучыларга-300 мең сум, урта махсус уку йортларын тәмамлаучыларга 150 мең сум, белгеч эшенең беренче елында 7,5 әр мең сум өстәмә акча түләнеп тора. Федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче һәм АПК өлкәсендә эшләүче яшь белгечләр йорт төзү һәм фатир сатып алу өчен түләүсез субсидия ала алалар. Ул шулай ук авыл кешеләренең тормышындагы уңай мисалларына да тукталды: Германиядә стажировка узган яшь белгечләр, «һөнәре буенча иң яхшы» республика конкурсында җиңүчеләр, гаилә фермерлары турында сөйләде.
Аграр югары уку йортлары вәкилләре укучыларга ВУЗлардагы факультетлар һәм уку юнәлешләре, студентлар өчен үткәрелә торган чаралар турында сөйләделәр.