Безнең илдә бәйрәмнәр күп, яхшы һәм төрле. Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк шуларның берсе генә дә тантаналар чиратында үзенчәлекле урын алып тора. Бу - Россия әниләре Көне.
«Әниләр көне»н үткәрү кысаларында, 2019 елның 22 ноябрендә, Тәмте авылының «Богородский рай «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре, социаль хезмәт алучылар өчен «Дөнья ана мәхәббәте белән матур» дип исемләнгән чара үткәрделәр.
Чараның максаты: әдәплелек визиты һәм бәйрәм чарасын оештыру.
Чара аралашуда узды, матур котлаулар яңгырады, социаль хезмәткәрләр бүләкләр тапшырды.
Социаль хезмәт алучылар бик шат булдылар, котлау сүзләре һәм аларга карата игътибарлы карашлары өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр.
Мәкалә авторы һәм Фото Илсөяр Сабирова