Кама Тамагында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

2019 елның 21-24 ноябрендә Акчарлак бистәсенең спорт-сәламәтләндерү комплексында. Анда республиканың көнбатыш зонасыннан 14 команда, шул исәптән Кама Тамагының «КАМА» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр командасы катнашты.

Беренче 2 көндә командалар төркемнәрдә уйнадылар, якшәмбе көнне 24 ноябрьдә ярымфиналга 6 команда чыкты: Кама Тамагы, Буа, Мамадыш, Лаеш, Яңа Чишмә, Байлар Сабасы.

Безнең «КАМА» командасы Лаеш командасы белән 1:3 исәбе һәм Яңа Чишмә командасы белән 1:1 исәбенә уйнап, йомгаклау очколары буенча турнирда 5 нче урынны яулады.

Декабрь аенда Казан шәһәрендә узачак беренчелекнең финалына 3 команда чыкты: Мамадыш, Байлар Сабасы һәм Лаеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International