Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итүе

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Бүген, 2019 елның 26 ноябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Кама Тамагы җирле бүлеге иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Кама Тамагы штп, К.Маркс ур., 105 йорт) гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. Амбулатория эше, янгын куркынычсызлыгы, каты көнкүреш калдыкларын җыю, эшкә урнаштыру мәйданчыгын оештыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр каралды.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү, гамәлдәге законнар нигезендә, мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен җаваплы белгечләрне җәлеп итеп, атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә уза.

Алдан язылу өчен телефон: (84377) 2-14-51.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International