Беренче балага айлык түләүләр бирү шартлары үзгәрә

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

2019 елның 2 августында «Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 305-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. Документ нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварында беренче балага айлык пособие күләме артачак һәм 9373 сум булачак, ай саен түләү гаиләнең җан башына уртача кереме, аннан алдагы ел өчен Татарстан Республикасында билгеләнгән хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумының 2 тапкыр күләменнән артмаган очракта билгеләнә, гаиләнең уртача айлык кереме 60510 сумнан артмаска тиеш. Моннан тыш, әлеге түләү балага өч яшь тулганчы биреләчәк.

2019 елда 1,5 яшькә җиткән хатын-кызлар 2020 елның 1 гыйнварыннан балага өч яшь тулганчы яңадан айлык түләү билгеләү өчен мөрәҗәгать итә алалар.  

Айлык түләү билгеләү өчен гражданнар туган көннән соң өч ел эчендә гариза бирә алалар. Әмма бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча ай саен түләүне сорап мөрәҗәгать иткән очракта ай саен түләү баланың туган көненнән башлап башкарылачак. Калган очракларда-мөрәҗәгать иткән көннән соң, аны билгеләү.  

Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен Кама Тамагы штп., Карл Маркс ур., 2 йорт адресы буенча республика матди ярдәм үзәгенең 23 нче бүлегенә мөрәҗәгать итәргә яки 2-16-84, 2-10-15 телефоннары буенча мәгълүмат алырга кирәк.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Г.Х.Сафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International