Столярова ис. мәдәният йортында Куйбышев Затон штпда Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Россиядә Әниләр көне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.

24 ноябрь көнне мәдәният йортында Столярова штп Куйбышев Затон штпда Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Концертта үзешчән сәнгатьтә катнашучы балалар чыгыш ясады, әниләргә махсус әзерләнгән концерт номерлары бүләк итте. Көндәлек эшләрне һәм мәшәкатьләрне калдырып, әниләр һәм әбиләр вакытларын балалары һәм оныклары белән үткәрделәр. Залда гаҗәеп җылы, бәйрәм рухы хөкем сөрде.

Кич буе тамашачыларны: «Волжанка» хоры, «Родничок» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, М.Шишкина, Даян Әскәров, Таисия Шимина,«Нефертити» бию коллективы, Н.Шулаев, Луиза Микерина, «Sparkle» бию коллективы, И.Бирючевская, Е.Ялунин, «Индекс» коллективы, «Яңа буын» ВИА коллективы, Айгөл Хәмидуллина сөендерде.

Зал тулы иде, тамашачылар һәр номерны җылы каршы алды һәм артистларны алкышлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International