Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Китапны бүләккә кабул итегез!» акциясен үткәрделәр

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

«Китап-иң яхшы бүләк». Бу эйтем бүгенге көнгә кадәр актуаль булып кала. Китаб уку буенча ачык инновацион эш формалары балаларны җәлеп итә. Шуңа күрә китапханә белгечләре үз эшләрендә яңа эш эзлиләр, үсеп килүче буын өчен чаралар үткәрүгә иҗади якын киләләр.

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Салават күпере» балалар бакчасы балалары өчен  «Китапны бүләккә кабул итегез!» акциясен үткәрделәр. һәркайсы үз укучысын тапсын өчен, матур басмалар бүләк иттеләр. Китапханәчеләр китапның иң яхшы бүләк икәнлеге турында сөйләделәр. Балалар зур кызыксыну белән китаплар карадылар, күп гыйбрәтле һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International