29 октябрьдә Иске Казиле урта мәктәбендә 9-11 класс укучылары өчен “Кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре” темасына Парламент дәресе үтте. Бу дәрестә Кама Тамагы муниципаль район Советы рәисе Зөфәр Галимулла улы Гәрәфиев чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында укучыларга Татарстан Республикасында Конситуцион законнар кабул итү тарихы, РТ Конституциясенең структурасы , аның республика һәм бөтенроссия масштабында сәяси тормыштагы роле, республикада кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре турында сөйләде. Соңыннан укучылары үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Аларга җавап итеп Зөфәр Гәрәфиев бу проблемаларның актуальлеге һәм аларның муниципаль район һәм җирле үзидарәләр тормышындагы ролен ассызыклады.