Көзге бал

2012 елның 30 октябре, сишәмбе

   Олы Cалтык урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Альбина Гыйзетдинованың иҗаты - “Көзге бал” бәйрәменә әзерләнгән кабак-самовар. “Уңыш бәйрәмендә ел саен яшелчә күргәзмәләре оригинальлеге белән аерылып тора, яңа талантлар ачыла, тормыштан алынган мәзәкләре аеруча күңелдә кала. Менә шундый артистлык осталыклары булган, теләсә нинди вакытта  да югалып калмый торган егетләребез дә бар:  Вафин Нияз, Сабирҗанов Зөлфәт (10 кл) һәм Яруллин Илнар, Нәбиуллин Илнур (11 кл). Безнекеләр район күләмендә Караталда оештырылган КВН уенында I урын алып кайтты», - дип горурланып сөйләде укытучы  Мәйсәрә Гомәрова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International