Кече Салтык авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Туктап кал һәм уйла!» Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган әнгәмә үткәрделәр. Чарада яшүсмерләр бу авыруның йогышлы табигате, ВИЧ һәм СПИД нәрсәне аңлатуы, бу авыруның симптоматикасы, куркыныч инфекцияне йоктыру юллары, шулай ук саклык һәм профилактика чаралары турында белделәр. Бу чарага “Һәрвакыт иртәгә булсын!” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә СПИД белән көрәш көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләүче китаплар, вакытлы басмалар, буклетлар, белешмәлекләр урын алды. Чара ахырында СПИДка каршы көрәш символы булган «Кызыл тасма» акциясе үткәрелде.