«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы филиалы барлык теләүчеләрне 2019 елның 5 декабрендә вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра. Чара Кама Тамагы штп, К.Маркс ур., 4 йорт адресы буенча район мәдәният йортында 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр узачак.
Вакансияләр ярминкәсендә сез вакансияләр банкы белән таныша, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләренең бушлай консультацияләрен ала, эш бирүчеләр белән очраша аласыз. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Россиядә эш» порталында резюмеларны теркәгәндә һәм урнаштырганда теләүчеләргә гамәли ярдәм күрсәтәчәкләр, шулай ук сезнең мәнфәгатьләргә һәм сәләтегезгә туры килә торган һөнәри юнәлеш бирү мөмкинлеге дә булачак.
Килүчеләргә сәламәтлек саклау өлкәсендә вакансияләр, балалар бакчасы тәрбиячесе, психолог, КИПиА буенча инженер, тау эшчесе, механизатор, сыер савучы, ветеринария табибы, машина йөртүче, пешекче, сатучы, ярдәмче эшче, администратор, официант вакансияләр тәкъдим ителәчәк.