29 ноябрь көнне Кама Тамагы штп «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында бадминтон буенча «Татарстанның бадминтон өметләре» республика ярышларының 4 турының зона этабы узды. Турнирда Буа, Югары Ослан, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарыннан 40 яшь бадминтончы катнашты. Безнең район спортчылары әлеге ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар. Миргазизов Инсаф 2007-2008 елгы яшь категориясендә турнирның җиңүчесе булды, ә Ежов Егор 2009 елгы һәм кечерәкләр арасында өченче урынны алды.
7-8 декабрьдә Казанда узачак "Татарстанның бадминтон өметләре" республика ярышларының 4 финал турына безнең районнан 9 спортчы катнашачак. Алар үзләренең иң яхшы уеннарын күрсәтерләр дип ышанабыз! Спортчыларга уңышлар телибез!
Альберт Ильин