Декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 1993 елдан 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана.
2019 елның 4 декабрендә район туган якны өйрәнү музеенда инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Чын йөрәктән» дигән музей чарасы үткәрелде. Әлеге чара бер-берсенә карата җылы мөнәсәбәт һәр катнашучы үзенең мавыгулары, кызыксынулары, иҗади уңышлары турында сөйләде. Чара ахырында хәйрия экскурсиясе үткәрелде.