Каматамагылылар Буа муниципаль районының «Акыллы ферма» ҖЧҖендә булдылар

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

2019 елның 6 декабрендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфат Илдар улы Вәлиев, ПМО начальнигы һәм белгечләре, район агрофирмаларының директорлары һәм белгечләре уңай тәҗрибәне өйрәнү максатыннан Буа муниципаль районының «Акыллы ферма» ҖЧҖендә булдылар. Хуҗалыкта ферма белән идарә итү өчен махсус «Акыллы сыер» компьютер программасы кертелгән. Хуҗалык бүгенге көндә ай саен 2 миллион сумга якын чиста табыш ала, тәүлегенә 7 тонна сөт сава. Бозауларның читлекләре ак, кызыл, сары тамга белән билгеләнгән. Бу рационны санау өчен кирәк: бозау яшенә карап, бер төркем бозауларга чиста сөт (яңа туган бозаулар), икенчеләренә – сөт алмаштыргычы өстәлгән, ә өченчеләренә – бары алыштыручы гына. Бозауларны караучы савыттан һәр бозауга 2 литр сөт яки катнашма агыза. Сөт таксие артык "бирми", чөнки бу программалаштырылган инде, азык күләме бинада һава температурасы 15 градустан түбән булганда гына арта. Яңа туган бозауларның үз "өстәле" бар – алар өчен суыткычларда яшь организмны витаминнар белән баету һәм иммунитетны арттыру максатларында пластмасса шешәләрдә молозиво саклана. Сыер савучылар сауганчы һәм аннан соң имчәкләрне махсус сыеклык белән эшкәртәләр, бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар белән юалар (массаж ясыйлар), башта сөтне кара савытка савалар, сөт төсенең үзгәрүе мастит булуын күрсәтә ала, әгәр шулай булса, бу шунда ук теркәлә. Ясалма орлыкландыру белгече программага һәр бозауның туган көнен кертә. Сыерларны бозаулату вакытына карап аерым асрыйлар. Бозаулату вакыты якынрак булган саен, тоту шартлары да яхшыра бара, әйтик, гыйнвар аенда бозаулаганнар җылыда, февраль аенда нәсел бирүчеләр күбрәк кардаларда, саф һавада торалар.

«Акыллы ферма» ОООсында эш принцибы шундый: беренче урында-сыер, аннары гына ферма хезмәткәрләре, чылбырның иң ахырында - җитәкче. «Акыллы ферма» да эшчеләрне чыбыркылап эшләтмиләр. Әгәр хезмәткәр үз вазыйфаларын төгәл башкара икән, хезмәт хакын күбрәк ала. Бөтен эш ферма мөдире контролендә. Аның смартфонында эш графигы көне буена программалаштырылган. Хезмәткәрләр башкарган эшләрен фотога төшерәләр һәм серверга озаталар. Җитәкче гаджет буенча технологик процессларны күрә һәм төзәтә ала. Җитешсезлекләр өчен хезмәт хакын киметәләр, ә инициатива күрсәтү стимуллаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International