2019-2020 елларның фестиваль сезоны «Мин яратам сине, тормыш!» һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак. Бөек Ватан сугышы елларында безнең халыкларның сугышчан һәм хезмәт батырлыгы темасы россиялеләргә якын һәм аларны иҗатка рухландыра.
Фестиваль яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүнең һәм Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген саклауның мөһим дәүләт бурычларын хәл итүдә мөһим роль уйный.
Читтән торып үткәрелгән конкурс турында нигезләмә һәм тулырак мәгълүмат «Гринландия» фестиваленең рәсми сайтында - www.grinlandia.ru
«ГРИНЛАНДИЯ» Бөтенроссия автор җыры фестивален оештыру комитеты рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты О. Д. Валенчук