Красновидово авыл китапханәсе хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен өчен чара үткәрделәр

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Красновидово авыл китапханәсе 1 һәм 2 сыйныф укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен  «Әкият геройларын коткарыйк» танып – белү-күңел ачу программасы үткәрде. Балалар Үлемсез Кощейдан әкият персонажларын эзләүдә һәм коткаруда бик теләп катнаштылар. Аларга ярдәмгә тылсымлы йомгак килде, ул катнашучыларга юл табарга ярдәм итте. Юлда балаларны катлаулы биремнәр көттеләр: балалар табышмаклар чиштеләр, төрле әкиятләрне һәм аларның геройларын искә төшерделәр. Программа ахырында барлык әкият персонажлары Үлемсез Кощейдан азат ителде һәм үз әкиятләренә кире кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International