Кама Тамагында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт бәйрәме

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

"Уңайлы мохит" партия проекты кысаларында "Бердәм Россия" партиясенең Кама Тамагы җирле бүлеге район Башкарма комитетының яшьләр бүлеге белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт бәйрәме үткәрде.

Чара «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында узды.

Җыелучылар алдында сәламләү сүзе белән Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сороковнина Елена Владимировна, Кама Тамагы инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Зубарева Анна Анатольевна һәм «Бердәм Россия» партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Зәйнуллина Леилә Мөнир кызы чыгыш ясадылар.

Чарада катнашучылар спорт ярышларында, өстәл уеннарында катнаштылар. Бәйрәм матур, җылы атмосферада үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International