Район башлыгының РФ Конституциясе көне белән котлавы

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.

Һәр россияле өчен Конституция хокук һәм ирек гаранты булды, шәхси инициативаны, мөстәкыйльлекне һәм иҗатны гамәлгә ашыру өчен киңлек ачты. Безнең бурыч - анда салынган гомуммилли кыйммәтләрне искә алу һәм саклау, алар нигезендә тотрыклы, хокукый, демократик дәүләт төзү.

 Вакыт Конституциянең кеше хакына кабул ителүен һәм гамәлдә булуын раслады, ул җәмгыятьнең социаль-икътисадый, фәнни һәм мәдәни үсешендә уңай тенденцияләргә ярдәм итә. Ышанам ки, киләчәктә дә гражданлык татулыгын ныгытуга юнәлтелгән хакимият органнарының һәм гражданнарның уртак нәтиҗәле эше Конституция нормаларын һәм принципларын тагын да тулырак гамәлгә ашырырга, Кама Тамагының барлык кешеләрен лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итә торган нәтиҗәле шартлар тудырыр.

Сезгә чын күңелдән бәхет һәм иминлек, Туган җирегезнең чәчәк атуы һәм үсеше хакына хезмәттә зур уңышлар телим.

Кама Тамагы Муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International