Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Тәмте авыл китапханәсендә «Кыш Бабай остаханәсе» ачылды. Китапханәче балалар өчен яңа ел бәйрәменә кәгазьдән эшләнмәләр ясау буенча мастер-класслар үткәрде. Балалар бик теләп тыйнак кәгазь битен зур күләмле кар бөртегенә әйләндерделәр. Балалар бик тырыштылар һәм бер-берсенә ярдәм иттеләр. Чара яраткан Яңа ел әкиятләре турында әңгәмә белән үрелеп барды. Балалар ясаган барлык эшләр дә китапханәне бизәде.