Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советы Президиумы утырышы узды

2019 елның 13 декабре, җомга

2019 елның 12 декабрендә район Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы рәислегендә Кама Тамагы муниципаль район Советы Президиумы утырышы булды, анда карар кабул ителде:

1. Өченче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль район Советының 39нчы утырышын 2019 елның 16 декабрендә 8:00 сәгатьтә муниципаль район Советының утырышлар залында чакырырга.

2. Совет утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләрне кертергә:

1. Кама Тамагы муниципаль районының 2020 елга һәм 2021, 2022 елларның план чорына бюджеты турында;

2. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы бюджетыннан шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына Граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен тормышка ашыру өчен субвенцияләр бирү Кагыйдәләре турында;

3. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы бюджетыннан шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына хәрби комиссариатлар булмаган территорияләрдә беренчел хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашыру вәкаләтләрен тормышка ашыру өчен субвенцияләр бирү Кагыйдәләре турында;

4. Кама Тамагы муниципаль район Советының 2016 елның 26 декабрендә кабул ителгән «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Озын гомерле юбилярларын хөрмәтләү тәртибе турында Нигезләмә»гы 77 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында (11.12.2017 ел, № 116, 12.12.2018 ел, № 175 карар редакциясендә);

5. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының 2020 елга эш планы турында.

3. Түбәндәге депутатлар Советы утырышы секретариаты составына кертергә:

- Кадыйров Дамир Габделхәй улы, Келәнче авыл җирлегеннән совет депутаты;

- Сәгъдиев Илдус Хатыйп улы, Иске Казиле авыл җирлегеннән совет депутаты;

- Ибатов Хәлим Хәмидулла улы, Олы Салтык авыл җирлегеннән совет депутаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International