Бәйрәм белән!

2012 елның 10 ноябре, шимбә

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын профессиональ бәйрәмнәре белән котлады.

Һөнәри бәйрәмегез – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас күңелдән котлауларны кабул итегез. Сез – авыр һәм кыюлык таләп итүче һөнәр кешеләре. Сезгә мөһим бурыч –  закон һәм хокук тәртибе сагында тору,  теләсә нинди җинаятьчел күренештән гражданнарның тынычлыгын һәм гомерен саклау бурычы куелган. көн саен гомерегезне куркыныч астына куеп,сез районыбызда җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүгә үзегездән зур өлеш кертәсез. Яшь хезмәткәрләрне тәрбияләү эшенә көчләреннән килгәнчә ярдәм иткән һәм үзләренең һөнәри белемнәре һәм зур тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашкан эчке эшләр органнары ветеранннарына аерым рәхмәт.
Сезгә авыр һәм игелекле хезмәтегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.

З.Г. Гарәфиев, муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International