Ахмадуллина Миңҗәмал Әман кызы 90 яшьлек юбилее

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

12 гыйнвар көнне Ахмадуллина Минҗәмал Әман кызын Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Сөйки авыл җирлеге башлыгы Василий Павлович Никитин һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Миңнеҗамал Әман кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлаулар тапшырылды.

Әхмәдуллина Миңҗәмал Әман кызы 1930 елның 12 гыйнварында Кама Тамагы районының Балтач авылында күп балалы гаиләдә туа. 1935 елда алар бөтен гаиләләре белән даими урынга Кама Тамагы районының Сөйки авылына күчеп киләләр. 12 яшьтән, авыр сугыш елларында, Миңҗәмал кышкы чорда балаларны гаиләләрдә карый иде, ә җәйге вакытта колхозда кыр эшләрендә эшли иде. 18 яшеннән бирле Сөйки гипс руднигында эшли, баржага таш төяүдә катнаша, анда 12 ел эшли. Миңҗәмал әман кызының 1956 елда улы туа.

1962 елда Рудник ябылгач, Миңҗәмал Әман кызы колхозга эшкә күчә. Терлекчелектә бозау караучы булып 23 ел эшли. Хәзерге вакытта улы белән яши. Аның 2 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.

Әхмәдуллина Миңнәҗәмал Әман кызының бүләкләре, грамоталары һәм медале күп, аның гомуми хезмәт стажы 40 елдан артык.

Миңҗәмал Әман кызы һәрвакыт актив тормыш рәвеше алып барды, эштә дә, өендә дә өлгерде, улын да хезмәткә өйрәтте. Ул хәзер дә йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнергә ярата, чәчәкләр үстерә, өйдәге тәртипне, матурлыкны саклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International