Кама Тамагы муниципаль районы Уразлы авыл җирлегендә халык җыены

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Уразлы авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды.

Авыл җирлеге башлыгы Хәмидуллин Мөнир Габдулла улы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлек территориясендә 2019 елда башкарылган эшләр һәм үзара салым акчаларын исәпкә алып, 2020 елга бурычлар турындагы доклад белән чыгыш ясады.

"Нармонка" агрофирмасы " ҖЧҖ директоры Карасев Александр Владимирович 2019 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга планнар турында сөйләде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс - икътисад бүлеге консультанты Даминов Равил Рафаэль улы Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына-авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру турында җентекле доклад белән чыгыш ясады. Докладтан соң халык сораулар бирә алды, барлык сорауларга да җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International