Балалар хокукын яклап

2012 елның 20 ноябре, сишәмбе

20 ноябрьдә Бөтендөнья бала көне билгеләп үтелә. Бу көнне БМО ассамблеясе 1959 елда бала хокукы декларациясен кабул  итә.

Хәзер балалар хокукын яклау, аларның физик һәм психик сәламәтлеген саклау, иҗади үстерү өчен күп нәрсә эшләнә. Әмма бүген балаларның күбесе дискриминациягә, көчләүгә дучар ителә, күп кенә гаиләләр баланы кирәкле дәрәҗәдә тәэмин итәргә мөмкинлек бирмәүче материаль  кыенлыклар кичерә.

Бүген республикада  бала хокукын үтәүгә, аны яклауга юнәлдерелгән кайбер программалар гамәлдә. шуларның берсе - бердәм гомумроссия ышаныч телефоны - 8800200122. Аңа шалтыратып, бала консультация ала, проблемасы турында сөйли, укытучы белән сөйләшә ала. ТРда бала хокукы буенча уполномоченный Гүзәл Удачина әлеге ышаныч телефонының нәтиҗәлеген билгеләп үтә, ул балага һөнәри ярдәм, компетентлы җавап алырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International