Районның барлык авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә киләсе елгы кыр эшләрендә катнашачак техника һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эше бара.
Тулаем район буенча СЗ-3,6; СЗП-3,6; СЗТ-3,6 маркалы 97 чәчкечне ремонтлыйсы бар. Моннан тыш, КПС-4 маркалы 79 культиватор һәм 2599 тырма төзекләндерәсе була. Кичәге көнгә 39 чәчкеч, 52 культиватор һәм 1458 тырма ремонтланган. Бу 40; 66 һәм 56 процент тәшкил итә.