Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Осинники һәм Тәмте авыл җирлекләрендә гражданнар җыены

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Осинники һәм Тәмте авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды.

Авыл җирлекләре башлыклары Сагдеев Әхәт Хәйретдин улы һәм Зиновьев Игорь Альберт улы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге, җирлек территориясендә 2019 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкиле авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

Җыелышта район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, район хезмәтләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләренең актив халкы катнашты.

2019 елга нәтиҗәләр ясалды, 2020 елга планнар һәм бурычлар тикшерелде.

Җыелыш ахырында авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International