Затон поселогы китапханәсе белгечләре Затон урта мәктәбенең 2Б сыйныф укучылары өчен «Минем беренче Третьяковка» дигән мәдәният дәресе үткәрделәр.
Балалар Третьяков галереясенең тарихы белән таныштылар, сәнгатьнең нинди жанрлары булуын белделәр, соңыннан музейның танылган картиналары турында фильм карадылар.