2020 елның кышкы чорында су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын тормышка ашыру кысаларында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең ГИМС Үзәге Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан билгеле бер эш алып барыла.
2020 елның 3 февралендә 10 сәгатьтә «Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ да Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев укучылар һәм укытучылар белән очрашу үткәрде.
Очрашу, «Бозда һәм суда сак булырмын» республика рәсем һәм видеороликлар конкурсының район этабында җиңүче, 1 сыйныф укучысы Хәйруллина Рузинәгә сертификат тапшыру белән башланып китте.
Мәгълүмати-укыту чараларын үткәрү барышында ГИМС хезмәткәре балаларны ГИМС эшчәнлеге, республикада һәм районда оператив хәлләр, су объектларында үткәрелә торган чаралар, кышкы чорда су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды. Әңгәмә ГИМС хезмәткәрләренең эше турында слайдлар күрсәтү һәм видеороликлар белән үрелеп барды. Чараларда барлыгы 70 кеше катнашты.
Очрашуның максаты, балаларны бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен суда куркынычсызлык кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда үз-үзеңне тоту тәртибе белән таныштыру иде. Инспекторлык участогы хезмәткәре балаларга яхшы укуларын һәм көндәлек тормышта иминлек теләде.
ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәгенең Кама Тамагы Муниципаль Районы буенча ФКУ нспекторлык участогы дәүләт инспекторы Н.Г.Нуриев