2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән берлектә гражданнарны кабул итү тәҗрибәсе дәвам итә.
2020 елның 11 февралендә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе белән берлектә гражданнарны кабул итүе оештырыла.
Шулай ук, республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләрендә, «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән, үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Рөстәм Галявовка мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.