2020 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында халык җыены булып узды.
Җыелышта район хезмәтләре җитәкчеләре һәм поселоктагы актив кешеләр катнашты.
Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, 2019 елда җирлек территориясендә башкарылган эшләр һәм үзара салым акчаларын исәпкә алып куелган бурычлар турында шәһәр җирлеге башлыгы Сороковнин Владимир Павлович чыгыш ясады.
Поселокта һәм райондагы оператив хәлләр турында "Кама Тамагы" полиция бүлегенең участок уполномоченныйлары начальнигы Зиновьев Дмитрий Павлович сөйләде.
Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улы чыгыш ясады.
Муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять турында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы чыгыш ясады.
Җыелыш ахырында халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде.