2020 елның 7 февралендә Куйбышев Затоны поселогында яшәүче, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе әгъзасы Жадаев Василий Яковлевичны туган көне белән «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Наил Альберт улы Вазыйхов котлады. Туган көнен бәйрәм итүчегә Генераль совет секретаре А.А. Турчак һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Ф. Х. Мөхәммәтшин исеменнән котлау адреслары һәм район башлыгының кыйммәтле бүләге тапшырылды. Василий Яковлевичка 88 яшь тулды.