2020 елның 10 февралендә Галеева Хадия Идрис кызын 90 яшьлек юбилее белән шәһәр тибындагы бистә башлыгы котлады. Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнин Владимир Павлович һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна катнаштылар.
Һадия Идрис кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм район Башлыгы һәм РФ Президенты В.В. Путин исеменнән котлаулар тапшырылды.
Галеева Хадия Идрис кызы 1930 елның 10 февралендә Олы Кариле авылында туган. Әтисе – Идрис Гайнетдин улы, әнисе Мәфтуха Габделҗаббар кызы. Гаиләдә 4 бала була. Әтисе Ватан сугышында хәбәрсез югала. Алар сугыш чорында төрле авырлыклар кичерәләр: ачлыкны да күрәләр, киергә киемнәре дә булмый. Ничек кыен булсада, әниләре аларны укытырга тырыша. Олы апасы гаиләсе белән Олы Кариледә яшәп укытучы булып хезмәт иткән.
1954 елда Хадия апа Олы Кариле егетенә, Галеев Илгизгә, кияүгә чыга. Алар икесе дә Олы Кариле МТСнда эшлиләр.
Хадия апа 1958 елда гаиләсе белән Олы Кариледән Кама Тамагы үзәгенә күчеп киләләр һәм СХТда лаеклы ялга чыкканчы эшлиләр. «Тыл хезмәтчәне», «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән.
Ире моннан 10 ел элек вафат була. Хәзерге көндә Хәди апаның 1 кызы, 3 оныгы һәм оныкчыклары бар. Кызы, Алексеева Ләлә, Тәмте мәктәбендә химия-биология укытучысы булып эшли. Аңа Татарстанның атказанган укытучысы исеме бирелде.