Республикада DVB-Т2 заманча стандарттагы цифрлы эфир телевидениесе челтәре төзелеше, шул исәптән безнең районда да бүген «Российская телевизионная и радиовещательная сеть», «радиотелевизионный передающий центр Республики Татарстан» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы тарафыннан «2009-2015 елларга РФда телевещаниене үстерү» федераль максатлы программа нигезендә алып барыла.
ТР РТПЦ директоры В. Якимов мәгълүматына караганда, цифрлы телевидение тәртибендә үзәк җиһазлары радио-телеүзәктә урнаштырылган барлык телерадиокомпанияләр программаларын тапшыруын 19-24 ноябрьдә, 26 ноябрьдән 1 декабрьгә 9.00дән 18.00 сәгатькә кадәр сүндереп, Биләр радиотелевидение үзәге мачтасында цифрлы эфир телетапшырулары оештыру өчен антенна системасы кую эшен алып бара. Уңай шартлар булганда тапшыруларны сүндерү вакыты кыскартылачак.