«Ручка һәм карандаш» танып - белү сәгате

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

     Красновидово авыл китапханәсе Горький музее белән берлектә «Ручка һәм карандаш»  танып – белү сәгате үткәрелделәр. Чарада балаларга карандаш һәм ручкалар тарихы турында сөйләделәр һәм бераз бәхәсләшергә тәкъдим иттеләр.

     Укучылар төрле дәлилләрне китерделәр, кемдер карандаш куйган начар бәяләрне бетерергә мөмкин, ә кемдер ручканын иң җаваплы мизгелендә сынмавын әйтте. Карандаш турында презентация һәм мультфильм карадылар. Чара ахырында балалар карандашлар белән уен программасында катнаштылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International