Хәрби дан көне - Сталинград сугышында (1943 ел) Совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне - Россиядә ел саен 2 февральдә билгеләп үтелә. Ул 1995 елның 13 мартында кабул ителгән 32-ФЗ номерлы «Россиянең Хәрби дан көннәре (Җиңү көннәре) турында»Федераль закон белән билгеләнгән.
«Яшь патриот» балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча чаралар үткәрү кысаларында "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Кама Тамагы татар урта мәктәбендә "1943 елда Сталинград сугышында совет гаскәрләрен немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне" документаль фильмын карау белән лекция - әңгәмә үткәрде.
Чараның максаты: патриотизм, үз илең, ватандашларың өчен горурлык хисе тәрбияләү, Сталинград сугышында күрсәткән батырлыкларына соклану хисе тәрбияләү, үз Ватаныңа карата сакчыл караш, аны яклау теләге тәрбияләү.
Әлеге лекция-әңгәмә барышында педагог укучыларга 1942 елның җәенә Икенче бөтендөнья сугышы вакытында куелган немец-фашист командованиесе планнары, аерым алганда, СССР көньягында совет гаскәрләрен тар-мар итү турында сөйләде. 1942 елның 17 июлендә Сталинград сугышының беренче этабы - обороннительный башлана.
Мәкалә авторы һәм фото Гөлназ Хөснетдинова, фото авторы Гөлгенә Вәлиева