Район башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы һәм Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы районда социаль әһәмияткә ия объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау темпларын бәяләделәр.
Эш сәфәре барышында ике төп объектта-Кама Тамагы мәктәбендә һәм төзелә торган балалар сәнгать мәктәбендә эш барышы белән таныштылар. Төзелеш һәм инженерлык эшләренең сыйфатына, шулай ук объектларның заман таләпләренә туры килүенә аерым игътибар бирелде.
Кама Тамагы мәктәбендә эш барышы һәм инженер системаларының торышы җентекләп тикшерелде. Ремонт тәмамланганнан соң, мәктәп укучылар һәм укытучылар өчен уңайлы шартлар тудырып, Заманча мәгариф учреждениеләренә куела торган барлык нормаларга һәм стандартларга тулысынча туры килер дип көтелә.
Шулай ук яңа балалар сәнгать мәктәбе төзелешен карадылар. Наил Альберт улы һәм Илдар Ирек улы төзелеп килүче бинаны карап чыктылар, эш темпларын һәм гомуми алгарышны бәяләделәр. Сәнгать мәктәбе төзү районның мәдәни инфраструктурасын үстерүдә мөһим адым булып тора, үсеп килүче буынның иҗади үсеше өчен яңа мөмкинлекләр тудыра.