В.М. Гаршинның тууына 165 ел тулу уңаеннан Кече Салтык авыл китапханәсе «Сәяхәтче бака» әсәре буенча кычкырып укулар үткәрде. Чарада балалар күренекле рус язучысы Всеволод Михайлович Гаршинның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Балалар «Сәяхәтче бака» әкиятен тыңладылар, китапханәче сорауларына җавап бирделәр, әкиятнең мәгънәсе, аның әхлагы, геройларның үз-үзләрен тотышы турында фикер алыштылар. Чара мастер-класс белән тәмамланды.