Тәмте авылында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Минем Татарстаным чәчәк ат» чарасы

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

     ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, 2020 елның 6 февралендә Тәмте авылында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «Чәчәк ат» дигән чара үткәрделәр.

     Чараның максаты: Татарстанның тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрен (Ватанга, туган ягыңа, халыкка мәхәббәт, Ватан өчен шәхси җаваплылык хисләрен) саклау.

     «Татарстанның иң яңа тарихы» дигән видеофильм күрсәтелде. Шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт символлары, татар халкының гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәр һәм аш-су турында сөйләделәр.

     Мәкалә авторы Илсөяр Сабирова, фото-Марина Чубынина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International