Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында мәктәпкәчеләрне Рафаэль Мостафинның «Кызыл ромашка» исемле бер китабы күргәзмәсе белән таныштырдылар.
Автор герой-шагыйрь Муса Җәлил турында хикәяләр язды. Балалар Р. Мостафинның китабы ярдәмендә, шагыйрьнең балачагы һәм батырлыгы турында күбрәк белә алдылар.