12 февральдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ПМО начальнигы Госман Ганибай улы Камалиев, «Кама Тамагы район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Руслан Рашат улы Шакиров районның терлекчелек фермаларын чираттагы тапкыр йөреп чыктылар. Алар «Нармонка» Агрофирмасы” ҖЧҖнең 2 нче филиалы «Варварино”, “Кече Салтык”, “Тәмте”, «Осинники» бүлекчәләренең терлекчелек объектларында булдылар. Барлык терлекчелек объектларында да терлекләрне ашатуны оештыруга, карап тотуга, терлек азыгының сыйфатына, терлекләрне кышлатуның барышына аерым игътибар бирелде. "Варварино" да сыерлар кардаларда тора, салам һәм печән җитәрлек күләмдә бирелә, малларны өстәмә силос белән тукландыралар. Яшь терлек симез, бала табу бокслары яхшы хәлдә, әмма бозаулар аз әле.
Кече Салтыкта да шундый ук хәл күзәтелә: азык җитәрлек, минераль ашламалар бар, сыерлар симез. Бозаулату бүлегендә 400 һәм аннан да күбрәк килограммлы 12 баш савым сыеры бар, февраль аенда 24 баш бозау алынган.
«Тәмте» һәм «Осинники» бүлекчәләрендә ит терлекләре асрала. Бөтен җирдә туклыклылык яхшы, су белән тәэмин итү оештырылган, тоз, предстартер, ашлык фуражы, печән белән тәэмин ителгән. Тәмтедә бозауларга өстәмә ашату өчен читлекләр ясалган. Ит юнәлешендәге сыерлар бозаулый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча киңәшләр бирелде.