8 февраль көнне Олы Кариле мәдәният йортында ветераннар арасында «Балкыш» («Сияние») VI Республика фестиваленең сайлап алу туры узды.
Бәйрәмне ветераннар адресына котлау һәм рәхмәт сүзләре белән МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина ачып җибәрде. Ул районның хөрмәтле кешеләренең берсе Илсур Кәримуллинга «Татарстанның 100 еллыгы» истәлекле медален тапшырды.
Сигез авыл җирлеге үз артистларын алып килгән, концерт өч сәгатькә якын дәвам итте. Сәхнәдә чыгыш ясау тәҗрибәсе күпләрнең. Караталгыдан Галимҗан Яруллин, Уразлыдан Хәмит Гафуров, Янасалыдан Хәкимулла Шиһабиев тамашачылар күңелен яулады. Күпчелек сугыш чоры балалары, шуңа күрә алар репертуарында Бөек Ватан сугышы чорларының җырлары һәм шигырьләре күп. Җырчылар Наилә Галләмова, Халидә Гыйниятуллина, Сания Шакирова, Рифкать Хөсәенов, Әлфия Вәлиева, Рәисә Хәсәнова үзләренең таланты белән шаккатырдылар. Нурания Закирова, Сания Зыяфатова, Суфия Җәләлиева башкаруындагы шигырьләр бик күңелле яңгырады.