Сәламәтлек саклауны модернизацияләү кысаларында

2012 елның 30 ноябре, җомга

29 ноябрьдә үзәк дәваханәдә ФАП фельдшерларына 35  “Медицина ярдәме» сигнал жилетлары һәм фельдшер сумкалары тапшырылды.
Фельдшерларга жилет, сумкалар һәм авыл ФАПлары өчен фонарьлар сәламәтлек саклау министрлыгының Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау тармагын  модернизацияләү программасы буенча үзәкләштереп кайтарыла.
Чарада муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов катнашты, ул соңгы елларда фельдшерларның эш шартлары, ФАПларны җиһазлауның яхшыруын билгеләде.
– Шушы көннәрдә Мор.Каратай һәм Иске Казиледә яңа ФАПлар ачыла, киләсе елда да районда ФАПлар ремонтлау һәм төзү эше дәвам итәчәк, – диде Рөстәм Ирекович.
Медицина хезмәткәрләре медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле чаралар белән тәэмин иткәннәре өчен үзәк дәваханә баш табибы ильяс Миңневәлиевка рәхмәт белдерде.      

 


Г. Кетцян

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International