Татар атларын үрчетүгә республика хуҗалыкларына 5 млн. сум акча бүленә

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында татар токымыннан булган атларны үрчетү өчен  2020 елга   бияләр сатып алуга субсидияләр каралган, аларның  гомуми күләме  5 млн. сум булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә  хәбәр итте.

Искәртеп узабыз, 2019 елның  6 февралендә саклана  торган селекция казанышларының дәүләт реестрында “Татар” токымлы атларга патент теркәлде. Бу атларның җиде-сигез сәгать дәвамында туктаусыз хәрәкәт итеп, көненә 100-120 чакрымга кадәр ара узарлык феноменаль чыдамлыкка ия булуын Россия  иппология фәне дә  билгеләп үтә, алар шулай  ук  югары үрчемле, салкынга һәм эссегә чыдам.

Бу атларны үрчетү белән 8 -10 еллап  Әлки районы Әхмәт авылыннан  Фәнис Бакиров шөгыльләнә. Бу эштә аңа Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Гаилә фермаларын үрчетү программасы буенча алган  грант нык ярдәм итә. 

Бу хакта Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә татар телендә чыккан «Татар атлары» китабыннан да күп нәрсә белергә  мөмкин. Бу китапта татар атларының төп токым билгеләре - экстерьер, масть, аларның гәүдә төзелеше, продуктив сыйфатлары һәм аларның чыдамлыгы бик матур  һәм җентекле итеп тасвирланган.

Татар атларының  танылып  өлгерүләрен  дә  әйтеп  китәргә  кирәк: алар хәтта кинога да төшеп өлгерделәр. “Зәләйха  күзләрен ача” дигән фильмда төп герой Кремльгә нәкъ  менә татар атларында килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International