Затон поселогы китапханәсе белгечләре Затон урта мәктәбенең 2Б һәм 4 сыйныф укучылары өчен якташыбыз, Советлар Союзы Герое Михаил Алексеевич Чирковка багышланган хәтер дәресе әзерләделәр.
Балалар солдат кылган батырлык һәм аңа Җиңү паркында бюст куелуы, шәһәр тибындагы бистәнең урамы аның исеме белән аталуы турында һәм кадет интернат-мәктәбе аның исемен йөртүе турында белделәр.