ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрү кысаларында, 2020 елның 17 февралендә Сөйки урта мәктәбе укучылары өчен «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы «Җәүдәт Фәйзи тууына 110 ел» дигән лекция-әңгәмә үткәрде.
Чараның максаты: композиторның шәхесе, язмышы һәм иҗаты белән танышу.
Социаль педагог Аида Идрисова укучыларны Җәүдәт Харис улы Фәйзиның тормыш юлы һәм кызыклы фактлары белән таныштырды һәм музыкага керткән күренекле иҗади өлешләре турында сөйләде.
Мәкалә авторы: Аида Идрисова, фото: Венера Хәсәнова