«Туган тел – заман бәйләнеше» - «Радуга» балалар бакчасында музей дәресе

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

     Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше билгеләнешенә уникаль җавап бирә һәм һәрберсе безгә сакларга кирәк булган тере мирас булып тора.

     Халыкара туган тел көне, барыннан да элек, телләрне саклауга юнәлдерелгән. «Радуга» балалар бакчасының әзерлек төркемнәрендә районның туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Туган тел –заман бәйләнеше» дип исемләнгән музей дәресе үткәрделәр. Балалар туган телнең килеп чыгышы, башка телләр һәм милләтләрнең яшәеше турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр. «Тәрҗемәчеләр» танып-белү уены балаларга күңеленә хуш килде һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга туган телнең мөһимлеге турында аңларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International