Бүген, 2020 елның 19 февралендә, «Кама Тамагы муниципаль районының 2019 елда сәламәтлек саклау учреждениесе эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар» дигән йомгаклау медицина советы булды. Медицина советында Кама Тамагы районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркаева Фәридә Фатыйх кызы катнаштылар.
Медсоветны «Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы Минвәлиев Ильяс Илдус улы ачты. Үзенең докладында ул оешманың 2019 елдагы эшчәнлеге һәм 2020 елга планнары турында җентекләп сөйләде: « 2020 елга бурыч - бу, беренче чиратта, районда үлүчеләр санын киметү. Моның өчен безгә 2020 елда эшкә яраклы халыкка диспансеризация үткәрергә, халык арасында профилактик эш алып барырга һәм РФ Президенты Указы нигезендә «Сәламәтлек» милли проектында катнашырга кирәк».
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркаева Фәридә Фатыйх кызы үз чыгышында «Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе» ДАССО эшчәнлегенең уңай динамикасын, ТР Муниципаль берәмлекләре рейтингында динамиканы билгеләде: 41 урыннан 6га.
Ул эшкә яраклы халык арасында, бигрәк тә ир-атлар арасында үлүчеләр санын киметү мөһимлеген ассызыклады, чөнки районда ир-атларның гомер озынлыгы хатын-кызлар белән чагыштырганда 10 елдан артык аерылып тора.
Фәридә Фатыйховна алга таба уңышлы дәвалау өчен яман шешләрне иртә ачыклау мөһимлеген билгеләп үтте. Әйтик, РҮХ мәгълүматларына караганда, 2019 елда диспансерлаштыру вакытында авыруның 17 очрагы ачыкланган, шуларның 15е - иртә стадиядә. «Бу яхшы нәтиҗә», - диде ул.
«Хезмәтегез өчен рәхмәт, шулай тотарга. Сәламәтлек һәм уңышлар сезгә», - дип тәмамлады чыгышын Фәридә Фатыйховна.
Кама Тамагы районы Башлыгы Наил Альбертович Вазыйхов районда демографик һәм социаль-икътисади хәл, халыкның яшәү өчен уңай шартлар тудыру кирәклеге турында сөйләде. «Авыл кешеләренә ярдәм итү буенча күп программалар бар, торак, авыл хуҗалыгы тармагында бизнес ачу өчен дотацияләр бар. Теләгең булса, яхшы яшәргә, авылда да акча эшләргә, яхшы тормыш белән шәһәрдән чыгып китәргә мөмкин. Ә без инфраструктураны яхшыртып эшлибез, социаль әһәмияткә ия объектлар, юллар төзибез»,-дип билгеләп үтте район башлыгы. Наил Альбертович республика җитәкчелеге һәм шәхсән ТР Президенты ярдәме белән районга 2 яңа ашыгыч ярдәм машинасы бүлеп бирү турында сөйләде.
Медсоветта учреждениене кадрлар белән тәэмин итү һәм районга югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итү мәсьәләләре күтәрелде.
Медицина советы ахырында тантаналы бүләкләү булды.