"Сугышны өлкәннәр һәм көчле ир-атлар башлый! Ә балалар, хатын-кызлар һәм картлар түли..." шундый исем астында Красновидово авыл китапханәсендә Красновидово урта мәктәбенең 5-9 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате узды. Анда балалар өчен хәрби тематикага багышланган китаплар турында сүз барды.
Сыйныф сәгатендә катнашучы балалар ишеткәннәрдән һәм күргәннәрдән алган тәэсирләр белән калды дип уйлыйм. Чөнки кечкенә сугыш геройлары турында сөйләүче китаплар ныклык, батырлык, Ватанга мәхәббәт, чын патриотлыкка өйрәтәләр. Китап геройлары дөрес дуслык, үзара ярдәмләшү, хезмәт сөючәнлек һәм батырлык үрнәге бирә. Безнең Совет һәм Россия әдәбиятында заманча укучыларга үрнәк алырлык кешеләр бар.